Янурыс балаларын кечкенәдән юл кагыйдәләрен сакларга  өйрәтәләр
Иминлек

Янурыс балаларын кечкенәдән юл кагыйдәләрен сакларга өйрәтәләр

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә. Чөнки республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара.

Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Балаларның урамда һәм юлда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекне балалар бакчасыннан ук оештыру бүген максат итеп куела. Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана.

- Без Янурыс балалар бакчасына йөрүче балалар белән көн дә төрле уеннар ярдәмендә бу эш өстендә эшлибез. Балаларның имин булулары, сәламәт үсүләре өчен тырышабыз, - ди бакча тәрбиячесе Фәния Мәүләвиева.


Нет комментариев