Ганиевлар гаиләсе «Нечкәбил» ярымфиналында Сарман данын яклады
Җәмгыять

Ганиевлар гаиләсе «Нечкәбил» ярымфиналында Сарман данын яклады

5 сентябрьдә Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Нечкәбил» республика хатын-кыз һәм гаилә матурлыгы бәйгесенең ярымфиналы үтте. Быелгы масштаблы бәйрәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, ә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланып, «Гаилә һәм Ватан бердәм!» шигаре астында оештырылды.

Конкурста республиканың 18 районыннан 26 матур һәм үрнәк гаилә катнашты.

Ныклы гаилә — ил терәге

Сарман районы данын Сарман үзәк китапханәсе белгече Миләүшә Камил кызы һәм аның ире Хәмзә Фирдәвес улы Ганиевлар яклады. Алар — гаилә кыйммәтләрен, традицияләрен буыннан-буынга тапшырып, кадерләп саклаучы күпбалалы үрнәк гаилә. Конкурс тамашачылары Ганиевларның иҗади сәләтенә һәм милли гореф-гадәтләренә сокланды.

Ганиевлар гаиләсендә Зәйнәп әбиләреннән калган рецепт буенча каен тузы сагызы ясау серен беләләр, тәмле өчпочмаклар пешерәләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Миләүшә ханым ясаган милли бизәнү әйберләре — хәситәләр, калфаклар, изүләр һәм алкалар бүген республикадан читтә дә киң танылган. Балалары Мәрьям, Мәдинә һәм Шамил дә ата-аналарына һәр эштә терәк һәм ярдәмче.

Өч номинациядә триумф

Ганиевлар сәхнәдә «Бирнә сандыгы» дип аталган бай фольклор тамашасын тәкъдим иттеләр. Аларның эчтәлекле чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде. Нәтиҗәдә, сарманлылар «Безнең гаилә традициясе», «Әти турында сүз» һәм «Гаилә кухнясының үзенчәлеге» конкурсларында җиңү яулап, лауреат исеменә лаек булдылар.

Якташларыбыз Ганиевлар гаиләсен зур уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Аларга киләчәктә дә гаилә җылысын саклап, балаларының куанычын күреп, бәхетле һәм бәрәкәтле гомер итүләрен телибез.

 


Нет комментариев