Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына утын сатып алу чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация бирә башлаячаклар.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Яңа ярдәм чарасына махсус операциядә катнашучылар, ветераннар, Россия чигендә кораллы бәреп керүләрне кире кагуда катнашкан хәрбиләр, шулай ук 2014 елның 11 маеннан ДНР һәм ЛНР сугышчылары булган затлар һәм аларның гаиләләре дәгъва итә ала. Түләүләр яшәү урынында үзәкләштерелгән яки индивидуаль җылыту системасы булмаган йорт хуҗалыкларына гына кагыла һәм елына 10 кубометрдан артмаган утын күләменә исәпләнә.
Хәрбинең гаилә әгъзалары исемлегенә ире яки хатыны, 18 яшькә кадәрге балалары, 23 яшькә кадәрге көндезге бүлек студентлары, балигъ булганчы инвалид калган балалар, шулай ук бергә яшәүче ата-аналары кертелә. Компенсация алу өчен мөрәҗәгать итүченең соңгы өч елда торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычы булмавы шарт. Түләү билгеләү турындагы карарны яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләре кабул итә.
Нет комментариев