Мәктәп баласының иртәнге ашы саулык өчен файдалы аксымнардан, катлаулы углеводлардан, бераз майдан һәм сыеклыктан торырга тиеш. «РИА Новости» язмасына сылтама белән бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Невролог Али Исмаилов сүзләренчә, иртәнге менюны артыгы белән катлауландырырга кирәкми, ул гадәти һәм балага ягымлы булырга тиеш. Укучы өчен иң оптималь вариантлар:
- Ботка һәм йомырка яки ипи белән омлет;
- Җиләк-җимешле эремчек яки табигый йогурт;
- Сыр һәм чикләвекләр.
Шулай ук иртәнге ашны баллы ризыклардан башламаска киңәш ителә, әмма аларны рационнан бөтенләй чыгару да кирәкми. Иртән аппетит булмаса, баланы көчләп ашатырга ярамый. Эксперт билгеләп үткәнчә, баш миенең актив эше өчен дөрес туклану, су эчү режимы, даими йокы һәм көн тәртибе мөһим.
Нет комментариев