САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әминә апа авыр елларга бирешмәгән

Бүген Әлмәт авылында яшәүче хезмәт ветераны Юнысова Әминә Әхмәтхан кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Әминә апа Әлмәт авылында туып-үсә, балачагы һәм үсмер чагы авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килә. Яшьли тормыш арбасына җигелә, гомер буе колхозда тырыш хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерә.
Әминә апаны олы юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, ”Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов җиткерделәр.
Әминә апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев