САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтайда җылытачак, ә Сарманда салкын сакланачак

Россиягә яз килә, әмма кыяр-кыймас, ышанычсыз адымнар белән. Гидрометеоүзәктән алынган хәбәрләргә караганда, җылыны атна башында иң элек Алтайда һәм Владивостокта яшәүчеләр сизәчәк. "Владивосток Сочи киңлегенә урнашкан, шуңа күрә яз бирегә иртәрәк килә", - диләр синоптиклар. Краснодар крае - искәрмә. Кубаньда инде кояш җылыта. Краснодарда атна +2 дән башланды, ә атна...

Россиягә яз килә, әмма кыяр-кыймас, ышанычсыз адымнар белән. Гидрометеоүзәктән алынган хәбәрләргә караганда, җылыны атна башында иң элек Алтайда һәм Владивостокта яшәүчеләр сизәчәк. "Владивосток Сочи киңлегенә урнашкан, шуңа күрә яз бирегә иртәрәк килә", - диләр синоптиклар. Краснодар крае - искәрмә. Кубаньда инде кояш җылыта. Краснодарда атна +2 дән башланды, ә атна уртасына һава +13 кә кадәр җылыначак. Кара диңгез ярларында да җылы.

Калган өлкәләрдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә һава торышы кыш көнге кебек. Төньяк регионнарга яз гадәттә апрельнең уннарында килә. Ә ерак төньякка - апрель ахырында. Хәзергә төньякта салкын - минус 5-12 градус. Ненец округында, Комидагы кебек үк, -17 градуска кадәр суытачак. Мурманск өлкәсендә - минус 15-20 градус. Бу климатик нормадан 2-4 градуска кадәр түбәнрәк. Төньяк-көнбатышта шулай ук салкын. Петербургта - минус 5-12. Псков өлкәсендә генә бераз җылырак.

Идел буенда исә аномаль салкын һава саклана: төнлә - минус 25-30, көндез - минус 7-12 градус. Урта Идел буенда кар явачак һәм һава җылына башлаячак. Саратов өлкәсендә - плюс 2. Идел буе федераль округының төньягында кар явачак, буран һәм минус 4-9 градус салкын булачак.

Себердә һәм Уралда да салкын булачак. Уралда һаваның җылынуы көтелә, көчле кар явуы ихтимал. Ерак Көнчыгышта циклоннар хуҗалык итә. Сахалинда җил тыначак, бураннар туктаячак. Курилда - 0 градус. Камчаткада җылырак, ә Чукоткада - 10-15, төньягында - минус 38 градус. Якутиядә - антициклон, төнлә - минус 35-40, көндез - минус 20-25. Яз анда якынча бер айга соңга кала.

Россиянең үзәгендә исә климатик яз мартның 27 ләрендә килә. Бу вакытта температура нольдән югарырак күтәрелә. Узган ел исә март җылырак килгән иде. Быелгы мартта әле салкын. 8 мартта да җылылыкның минус булуы көтелә. Бүгенгә килгәндә, төнлә салкын һава торышысалкын булачак. 7 мартта җил үзенең юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Әмма мондый җил март аенда сизелерлек җылы алып килми. Мәскәүдә төнлә 13-15, Мәскәү өлкәсендә 18, көндез 5-7 градус салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев