Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алимент бурычы 2,5 млн сумнан арткан хатын-кыз Яр Чаллыда тоткарланды

Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, Яр Чаллыда яшәүче хатын-кыз үз баласына алимент түләүдән баш тарткан. Аның бурычы 2,5 миллион сумнан артып киткән, дип яза «Татар-информ» МА.

Хатын-кыз суд карарын озак вакыт үтәмичә, приставлардан качып йөргән. Ул арендаланган фатирда яшәгән, ә аның үз торагы буш булган. Шуңа күрә 2025 елның мартында бурычлы хатынны эзләүгә игълан иткәннәр.

2026 елның июлендә приставлар аның яшәгән аренда фатирының адресын аныклап, шунда килгәннәр. Хатын-кызны аңлатма бирү өчен суд приставлары бүлегенә мәҗбүри китергәннәр.

Аңа карата алимент түләмәү, шулай ук вазифаи затларның законлы эшчәнлегенә комачаулау буенча административ беркетмәләр төзелгән. Суд хатын-кызга 100 сәгать мәҗбүри эш һәм штраф билгеләгән.

Идарәдә билгеләп үткәнчә, административ җәза моның белән генә тәмамланмый. Хатын-кызга 2,5 млн сумнан артык алимент бурычын тулысынча түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев