Җәлилдән Гөлгенә Мәрдәмшина кешеләрне шигъри җанлы булуы белән җәлеп итә
Шундый өлкәннәр бар: алар өчен лаеклы ялга чыгу гомер ахырына якынлашу түгел, ә яңа, якты этапның башлангычы булып тора. Алар әйләнә-тирәдәге кешеләрне дә үзләренең оптимизмнары белән сокландырып, чын бәхетнең кешенең күңел халәтенә һәм тормышны ни дәрәҗәдә яратуына бәйле икәнлеген раслап яшиләр. Хәер, язмабызның героен әле «өлкән кеше» дип атарга да иртәрәктер, бәлки. Җыйнак һәм кечкенә генә гәүдәле, нинди генә көй ишетсә дә, җиңел хәрәкәтләр белән күбәләктәй бөтерелергә әзер ханым һич кенә дә гомер көзенә аяк баскан кешегә охшамаган. Ә инде дөньяга балаларча самимилек белән яратып каравы аннан яшүсмер кыз ясый да куя...
Мәрдәмшина Гөлгенә Заһит кызы 1956 елның 1 февралендә Актаныш районының Күҗәкә авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы туган авылының урман-кырларында, җиләк-җимешкә бай әрәмәләрендә карлыган, бөрлегән җыеп, хуш исле болыннарында печән чабып уза. Ә инде мәктәпне тәмамлауга, Җәлилгә килә һәм унҗиде яшеннән хезмәт юлын башлый. Кайберәүләрдә, бәлки: «Ни өчен нәкъ менә нефтьчеләр поселогына?» – дигән урынлы сорау туар. Бертуган апасы Флүсә һәм җизнәсе Роберт Хәлиуллин биредә яшәгәнлектән, кыз инде алтынчы һәм җиденче сыйныфларны нәкъ менә шушында укып киткән була. Тыныч, уңайлы һәм матур бистә күңеленә якын булса да, туган ягын сагыну үзенекен итә шул. Ләкин, ун сыйныфны тәмамлауга, ул барыбер кире әйләнеп кайта һәм гомер буе поселокның беренче мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли. Билгеле, батырлыкка тиң юл була бу. Һәрвакыт эзләнүне, балаларча тынгысызлыкны, аларны чын күңелдән яратуны таләп итә торган бу хезмәттә тагын кемнәр генә әллә ничә дистә еллар буе эшли алыр иде икән?! Эшендәге уңышлары һәм яшьләр-студентларның XII Бөтендөнья фестивален әзерләүдә һәм уздыруда куйган хезмәте өчен күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Ә иң зур казанышы – балаларның мәхәббәте. Лаеклы ялга чыккач та, өйдә ятарга ашыкмый ул, 17 ел иминият агенты булып эшли. Булачак тормыш иптәше – Минзәлә районының Бикбау авылы егете Әхәтне дә үз артыннан ияртә ала, Җәлилгә алып килә. Ә соңгы 30 елда алар поселоктан биш кенә километр ераклыктагы Габдрахман авылында яшиләр, йорт салалар, бакча тергезәләр. Бергәләп өч бала үстерәләр. Уллары Рамис һәм Руслан – нефтьчеләр, ә кызлары Эльвира Чаллы шәһәрендә яши, банкта җаваплы хезмәт башкара.

Әлбәттә, гаилә, балалар, йорт мәшәкатьләренә генә күмелеп яшәми тынгысыз ханым. Мәктәп елларыннан ук күңеленә якын шөгылен – шигырьләр язуын дәвам итә. Хәер, иҗат – аның өчен шөгыль генә түгел, күңел халәте, яшәешенең аерылгысыз бер өлеше дә. Шигырьләре «Туган яктан илһам алып», «Күңел чаткыларын халыкка», «Илһамлы Сарман», «Әдәби офыклар» җыентыкларында, төрле журналларда, нефтьчеләр, «Сарман» һәм башка газеталарда басылып чыга. Алар мәңгелек кыйммәтләр – туган як, ата-баба нигезе, ата-ана хакы, табигать, яшәү яме һәм башкалар хакында. Ә 2024 елда аның «Йөрәгем җылысы» дигән китабы басылып чыга. Аны райондашларга гына түгел, туган авылы Күҗәкәдә дә тәкъдир итеп килә ул. Гөлгенә ханым – туган төбәгенең дә яраткан кызы һәм горурлыгы. Инде кайбер шигырьләренә композиторлар көйләр дә язып өлгергәннәр.

Тынгысыз ханым – Сарманда эшләп килүче «Сарман таңнары» һәм Җәлил поселогының «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәләренең иң актив әгъзаларыннан берсе дә. Алар үткәргән чараларда даими катнаша, шигырьләре белән чыгышлар ясый. Республика радиосы һәм төрле журналлар оештырган әдәби һәм әниләр марафоннарыннан да читтә калмый ул. Ә быел «Татар ядкәрләре» проектында катнашып, җиңүче булган. Махсус операциядә хезмәт итүче якташларыбызга матди ярдәм күрсәтергә дә мөмкинлек таба.
Заман белән бергә атлыйсым килә. Һәрнәрсә белән кызыксынам, китаплар укырга, кешеләр белән аралашырга, машина йөртергә, биергә яратам. Үзебезнең татар биюеннән тыш, көнчыгыш, Латин Америкасы, һинд һәм башка халыкларныкын да үз итәм. Тагын бер күңелемә якын шөгылем бар урманда йөрергә яратам. Аю, кабан дуңгызы бар, дисәләр дә, җай чыккан саен табигать белән хозурланып кайтам. Кыскасы, кешеләрне һәм тормышны яратып яшим, – ди ул.
Аның белән таныш булганнарның: «Бу ханым тормышта бернинди авырлык күрмәгән икән», – дип уйлаулары да ихтимал. Тик алай гына була алмый шул. Гөлгенә ханым авыруын да, авырлыгын да шактый күргән.
Тормышны яратып, янып яшәү барысын да җиңәргә көч бирә, ди ул.
Хәзерге вакытта илебездә «Гаилә» милли проекты тормышка ашырыла.
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев