Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлил ветераннары Кукмарага сәяхәт кылдылар

Матур яшибез без: бакча үстерәбез, оныклар белән мәш киләбез, иң мөһиме – һәркөнне поселокта эшләп килүче “Ярдәм янәшә” группасы белән тыгыз элемтәдә яшибез. Безнең кадеребезне дә беләләр, эшебезне дә күрәләр, үтенечләребезне да битараф калдырмыйлар. Моннан элегрәк клубка йөрүче өлкәннәр белән район ветераннар Советына мөрәҗәгать итеп, Кукмарага сәяхәт оештыруларын үтендек. Андагы данлыклы савыт-саба заводын күрәсебез, итекләрен киеп карыйсыбыз килде.

Июль көненең кояшлы бер иртәсендә сәяхәткә чыгып та  киттек. Әллә без килгәнгә, Кукмара күгендә кояш балкый, анда яшәүчеләрнең йөзләре ачык, безнең һәрбер соравыбызга матур итеп җавап биреп, бик борынгы булса да матурлыгын саклаган, авыллыгын да югалтмаган Кукмараның изге урыннарында йөрттеләр. Карасаң, күреп туймаслык таулары, калын урманнары белән сокландырды безне Кукмара. Үз тарихларына битараф булмаган халкы да таң калдырды. Татар, мари , мордва, керәшен халкы бердәм булып, барысының да гореф-гадәт, йолаларын үз итеп, бергәләшеп бәйрәм итеп яши икән монда халык. Юллары чип-чиста, бар җирләре ялт иткән, урамында кояшта җем-җем итеп атып утырган фонтан астында, чыр-чу килеп, бала-чага су коена.

Сәяхәт барышында без районның туган якны өйрәнү музеенда,  металл савыт-саба  фабрикасында булдык. Барыбыз да яратып куллана торган  савыт-сабаларның кою цехыннан алып кибет киштәләренә кадәр үткән юлларын үз күзләребез белән күрдек. Шәһәрнең таулы урамнары буйлап җәяүләп сәяхәт кылдык, аның йөзек кашы булган Яр буе урамында йөрдек. Заманча эшләнгән баскычларыннан шәһәрне күзәттек.

Кукмара үзенең киез итекләре белән дә борынгыдан дан тота. Бу һөнәр  борынгыдан килгән, үзенең мөһимлеген беркайчан да югалтмаячак. Бүген итекләр җылы гына түгел, матур итеп эшләнәләр дә. Җәяүле сәяхәт вакытында шушы фабрикага нигез салучы бертуган Комаровлар һәм бертуган Родигиннар язмышы белән таныштык, аларның йортларын күрдек, искиткеч архитектура һәйкәлләре белән хозурландык, алар янында фотоларга төштек.

Инкыйлабка кадәр Кукмарада итек һәм киез басу буенча 4 оешма эшләп килгән. Кукмара итек басу фабрикасы ике – “Бертуган Комаровлар” сәүдә йорты белән  “Бертуган Родигиннар” нигезендә төзелгән.

Родигиннар йорты – сәнгать һәм архитектураны берләштерүнең матур үрнәге. Бинаның көньяк фасады симметрияле итеп төзелгән. Көнчыгыш фасад аерылып тора. Икенче каттагы тәрәзә йөзлекләре җәясыман сандриклардан гыйбарәт.

20 гасыр башында әлеге бинада Иван Дмитриевич Родигин гаиләсе яшәгән. Ул – “Бертуган  Родигиннар” ширкәтенә нигез салучыларның берсе. Шунысы кызык, аларның сәүдә билгесе кара өчпочмактагы алтын ачкыч сурәте булган.

Хәзер биредә  туган якны өйрәнү музее урнашкан. Музей экспонатлары – документлар, фотографияләр, этнография һәм көнкүреше әйберләре Кукмараның 700 еллык тарихы турында сөйли.

Без, ветераннар, шушы сәяхәттән матур тәэсирләр алып, бик ошатып, күңелебез булып кайттык. Безне матур итеп, ашыктырмый гына йөрткән шофер Рафаэльгә бик зур рәхмәт. Ул яхшы машина йөртүче генә түгел, бик яхшы әнгәмәдәш тә икән әле. Юлның озынлыгы сизелмәде дә.

Кукмарага сәяхәт

Һич тә өйдә утырмыйбыз,

Һәрчак без хәрәкәттә.

Бакчаларда мәш киләбез,

Бәрәкәт – хәрәкәттә.

Оныклар сыйлап, куанып,

Сөенепләр йөрибез;

СВО егетләренә

Кирәк-ярак көйлибез.

Сәяхәт тә чит түгел

Бездәй уңган кызларга.

Кай җиребез ким безнең

Сылу матур кызлардан.

Көлеп торган ачык йөз,

Йөреп тора аяклар...

Матурлыкны күрер күз бар,

Алда һәрчак маяк бар.

Кукмараны күреп кайттык,

Ерак диеп тормадык.

Урамнар, урманнарына

Сокланыплар туймадык.

Тырыш халкы сокландырды,

Ул уңган егетләре

Кулларында ут уйната –

Акланыр өметләре.

Табалары, мискиләре,

Чәйнүк, кәстерүлләре...

Кулдан  төшерәсе килми,

Матур, уңай үзләре.

Сизелмиләр дә аякта

Җылы итекләр, йомшак...

Шундый матур, киеп куй син,

Булырсың син дә курчак.

Халкы тырыш: татар, мари,

Керәшен һәм мордва.

Бер табактан ашый алар,

Шуңа эшләре уңа.

Тарихны да онытмыйлар,

Шундый бай музейлары.

Анда – дүрт халык тормышы,

Гадәт һәм йолалары.

Һөнәрне ата-бабадан

Алган һәм калган саклап.

Югалтмыйча үстергәннәр,

Ышанычларын аклап.

Родигиннар, Комаровлар

Торган һөнәр башында.

Аларның зурлыгын сөйли

Һәрбер йортның ташы да.

Исән-имин саклаганнар

Родигиннарның йортын.

Һәйкәлләре тора горур,

Кулга документ тотып.

Һәрбер үрнең – үз исеме,

Үз тарихы, язмышы.

Кукмара  һәр карыш җирдән

Эшләп ала табышны.

Танылган кешеләре дә

Кукмараның җитәрлек.

Фоат Галимуллиннары

Тарихларга китәрлек.

Карурманнан моңнар алып,

Гали Ильясов откан;

Ринат Ибраһимов җыры

Мәскәү сәхнәсен тоткан.

Кукмарага тоташкан бит

Чыңгыз Айтматов каны.

Гасыр үтеп  килеп җиткән

Максим Прокофьев даны.

Татарны илгә таныта

Шагыйрь Газинур Морат,

Рузәл Мөхәммәтшин даны

Кайта бит дөнья урап.

Кукмараның исеме дә

Күкләр белән бәйләнгән.

Туган җир, табигать ил

Тарихына әйләнгән.

Әнисә Минһаҗева, Җәлил поселогы ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев