Җәлил поселогында яшәүче Мария Михайлова йортлары ишегалдын гөлчәчәкләргә күмгән
Үз йортларының ишегалларын, территорияләрен ямьләндерү, матурлау өчен үзләреннән өлеш кертеп, тирә-юньдә чисталык саклап яшәүче райондашларыбыз хакында без сокланып та, горурланып та язабыз.
Андый патриотлар Җәлил поселогында да шактый. Иҗтимагый хәрәкәт активистларының берсе — Мария Михайлова белән узган атнада район үзәгендә үткәрелгән чарада таныштык.
Мария Михайловна «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыруда актив катнашканы һәм үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен, Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтенә ия булды. “Сезнең энтузиазм һәм тормышка битараф булмавыгыз соңгы елларда Татарстанны матурлауда мөһим роль уйнады. Республика тагын да комфортлы регионга әверелде һәм төзекләндерелде. Сезнең актив тормыш позициягез Татарстанда кунакчыллык һәм күршелек гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә”, диелә Рәхмәт хатында.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мария Михайловна үзе яшәгән Ленин урамы 6 йорт ишегалдында чәчәкләр үстерә, аларны тәрбияли, ел да яңаларын утырта.
- Миңа 29 июньдә 80 яшь тулды. Җәлил поселогында 1964 елдан бирле яшим. Аны күптән яратып өлгердем инде. Тумышым белән Биектау районыннан булсам да, шушы якларда гомер итәргә туры килде. Хәзер мин туган Атамыш авылы юк та, - дип башлады ул сүзен.
Мария Михайловна 1955 елда иң элек Мактамага күченеп килә. Ул вакытта аңа нибары 15 яшь була. Башта икетуганына бала караша, аннан штукатур-буяучы булып эшкә урнаша. Беркөнне Зәй елгасына су коенырга баргач, булачак тормыш иптәше Василий Михайлович белән таныша. Ул Чувашия якларыннан бирегә эшкә килгән була. Бер тулай торакта яшәсәләр дә, яшьләр аңа кадәр бер-берсен белмиләр. Кара диңгез буенда хезмәт иткән егет, йөзгәндә дә, осталыгы белән алдыра һәм кызның да игътибарын җәлеп итә. Су буеннан кайтканда, яшьләр юлда танышалар, һәм бу аларның киләчәк язмышын да хәл итеп куя. Алар өйләнешеп яши башлыйлар. Электрик-монтер булып эшләгән гаилә башлыгына озакламый Җәлилдән фатир бирәләр. Яшьләр поселокка күченәләр. Мария Михайловна, декрет ялына да чыгарга өлгерми, ире кая барса, шунда китә. Бер-бер артлы гаиләдә ике сабый дөньяга аваз салалар. Хәзер алар — икесе дә гаиләле. Уллары Җәлилдә яшәсә, кызы Мәскәүдә төпләнеп кала. Балалар онык-оныкчыклар белән сөендерәләр.
Мария Михайловна Сөләйнефтьтә склад мөдире булып хезмәт куя, лаеклы ялга чыкканда, оешманы Әлмәт шәһәренә күчергән булалар.
- 30 ел хәзер өйдә мин, эшләмим. 8 ел элек тормыш иптәшем вафат булды, урыны оҗмахта булсын. Берүзем яшим, улым белән киленем якында гына торалар. Алар хәлемне белешеп, ярдәм итеп китәләр. Бакчачылык ширкәтендәге бакчамны саткач, йортыбыз ишегалдында чәчәкләр үстерә башладым. Бу шөгылем миңа бик ошый. Матур гөлбакча янында фотога төшеп китүчеләр дә күп. Аның өчен дә сөенәм, димәк, башкаларга да ошый ул, чәчәкләрем шатлык бүләк итәләр. Озак еллар велосипедта йөрдем, аның белән Минзәләбаштагы туганнарымнан да әйләнеп кайта идем. Хәзер аяклар авырта, күбрәк таяк белән йөрим. Минем хезмәтемне бәяләгән җитәкчеләргә зур рәхмәтлемен. Бу — минем икенче тапкыр грамота алуым инде. 2013 елда поселокта узган Сабан туена чакырып бүләкләгәннәр иде, - диде ветеран, уй-кичерешләре белән уртаклашып.
Ул поселокның ветераннар хәрәкәтендә дә актив катнашкан. “Родники” ансамбленә йөргән, кул эшләре түгәрәгендә шөгыльләнгән. Әле киләчәктә дә тик торырга исәбе юк. Шушы активлыгы алдагы көннәрдә дә тормыш дәрте бүләк итеп, яшь буынга үрнәк булып яшәсен әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев