САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил командасы республика конкурсының ярымфиналына чыкты

-

1 нче март көнне Актанышта «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы үтте. Бәйгедә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай һәм Мөслим районнары мәктәпләре чыгыш ясады.
Командалар «Безнең тату сыйныф» исемле визит карточкасын тәкъдим иттеләр, иҗади проектларын якладылар. Сыйныфларның эшчәнлеге белән махсус күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Бәйгедә район данын яклаган 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы һәм әти-әниләр комитеты (класс җитәкчесе Ихсанова Регина Рамилевна) 2 нче урынны яулады. Алар ярымфинал этабында чыгыш ясаячаклар.

Без аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев