Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр.
Биредә кадер-хөрмәткә, җылы карашка, игътибарга лаек булган үзенчәлекле контингент яши. Язмыш алдында ялгыз калган, ярдәмчесе булмаганнарны үз канатлары астына алган интернат коллективы бары тик рәхмәт сүзләренә генә лаек. Тәрбияләнүчеләрнең тамаклары тук, өсләре бөтен. Алар вакытында ашыйлар, йоклыйлар, ял итәләр, төрле күңел ачу, сәламәтләндерү чараларында катнашалар.

Өлкәннәрне тәбрикләргә килгән район башлыгы Фәрит Хөснуллин биредә яшәүчеләргә, хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, ныклы саулык, бәхет теләде. Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Асыляр Харисов та изге теләкләрен юлладылар. Җәлил ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева белән совет члены Рәис Кәлимуллин шигъри күчтәнәч белән килгәннәр иде.

Бәйрәм чарасы мул итеп әзерләнгән табын артында узды. Өлкәннәргә карата булган хөрмәте өчен интернат-йорт директоры Азалия Зарипова Фәрит Мөнәвир улына рәхмәт сүзләре ирештерде. Матур җырлар, җылы сүзләр бүләк иткән Җәлил мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге иҗат төркеменә кушылып, өлкән апалар һәм абыйлар үзләре дә биеделәр
Югары Чыршылы авылыннан килеп, интернатта дүртенче елын яшәүче Марат Шәймәрданов барысы исеменнән дә рәхмәт сүзләре ирештерде.
- Хөрмәтле җитәкчеләр, барыгызга да зур рәхмәт. Аллаһка шөкер, җитешлектә яшибез, торыр җиребез бар, тамагыбыз тук. Эшегездә уңыш юлдаш булсын, гаилә иминлеге телим, - диде ул.
Бүгенге көндә интернатта 132 кеше яши.
Нет комментариев