САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Өлкәннәр көне узды

Өлкәннәр декадасы дәвам итә әле.

Кичә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да бәйрәм чарасы узды.

Биредә яшәүче абый-апаларны, әби-бабайларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, сәламәтлек, киләчәктә дә тәрбияле гомер теләде һәм интернат коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, поселок башлыгы Рафыйк Кәримов, ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева, хәзерләүләр конторасы директоры Дамир Галиев, интернат директоры Азалия Зарипова да өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерделәр.
Бүгенге көндә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 133 кеше яши. Шуларның 84 – ир-атлар, 49 хатын-кыз. 3 тыл хезмәтчәне, ике Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев