Җәлил гимназиясендә гаилә кыйммәтләрен кадерлиләр
Мәгариф

Җәлил гимназиясендә гаилә кыйммәтләрен кадерлиләр

Гаилә нигезе булып, үзара аңлашу, кайгыртучанлык, ышаныч, гомуми мәнфәгатьләр тора.

Гаиләдә исә якыннар бер-берсен ташламыйлар, авыр хәлдә калдырмыйлар. 

– 6 февраль көнне гимназиябездә “Минем гаиләмдә мин кем?” дигән темага “Фикерләр бәйрәме” дигән акция үткәрелде. 5 В сыйныфы укучылары үзләренең фикерләрен рәсемнәрдә белдерделәр, ә педагог-психолог Миләүшә Гарипова алар белән әңгәмә үткәрде, – дип хәбәр иттеләр Җәлил гимназиясеннән.


Нет комментариев