САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Җәлил чаткылары» егетләре хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйлар

.

Язгы җилдән бәхет исе килә.
                   (билгесез философ)                                     

                                  Яз бәйрәме.

Бәхет исе килә                                      
Язгы җилдән.                                                                       
Җанга җылы агыла 
Бөтен  җирдән.
Яз җылысын тансыклаган
Барлык җиһан.
Ялыктырган күңелләрне
Кышкы буран.
Туган җирен сагынганнар
Сайрар кошлар.
Җыр биштәрен әзерләгән
Күптән алар.
Яз бәйрәме, хатын-кызлар
Көне бүген!
Күктән йолдыз җыеп 
Бирер идем.
Сез булганда, бәхетлеләр 
Арта җирдә.
Нарасыйлар аваз сала,
Шатлык иңә.
Ир- атларны көчле диеп
Әйтсәләр дә.
Сезнең назга, саф сөюгә
Мохтаҗ көн дә.
Рәхмәт сезгә, гүзәл затлар
Булган өчен.
Һәрвакытта арттырасыз
Яшәү көчен.
Бәхет исе килә
Язгы җилдән.
Бу котлаулар ир-атлардан
Бәйрәм белән...!

Иң изге теләкләр белән,  Рәис Кәлимуллин.  
8 март 2023 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев