САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Актив хәбәрчебез Гөлфия Сәетшинаның вафатына бүген 10 ел булды

“Сарман” газетасы редакциясе белән тыгыз элемтәдә яшәгән, үзенең язмалары белән райондашларын даими сөендереп торган хөрмәтле Сәетшина Гөлфия Әшрафулла кызының бакыйлыкка күчүенә бер дистә ел вакыт узган.

“Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы”, “Россия Федерациясенең профессиональ белем бирү отличнигы” исемнәрен лаеклы йөрткән шәхес бик күп укучыларына, хезмәттәшләренә остаз булды. Аның исеме Сарман районы энциклопедиясенә кертелгән. Төрле елларда район, республика матбугатында чыккан язмалары тупланган ике китабы дөнья күрде. Исемнәре дә “Җирдә эзең калсын” дип атала. Төпле киңәшләре, акыллы фикерләре, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәте белән якты эз калдырган шәхесне бүген дә тирән хөрмәт белән искә алабыз. Урыны җәннәттә булсын. Искә алуларыбыз дога булып барып ирешсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев