Аграр көллияттә чыгарылыш кичәсе узды
Бүген район мәдәният йортында аграр көллият укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. 151 кыз һәм егет кулларына белгечлек дипломы алдылар. Аларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, якыннары да килгәннәр иде.
Иң элек чарада катнашучыларны көллият директоры Илфат Нигъмәтуллин сәламләде, укучыларны диплом алу көне белән тәбрикләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлады. “Агрокөч” җәмгыятенең үсемлекчелек бүлеге начальнигы Альберт Шәрипов, Казан аграр университетының тормыш иминлеге кафедрасы доценты Нияз Вафин, Яр Чаллы элеваторы генераль директоры урынбасары Руслан Шәхмәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев та һөнәргә ия булган егетләргә һәм кызларга алдагы тормышларында уңышлар теләделәр. Әти-әниләр дә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Техник-механик, пешекче, пешекче-кондитер, зоотехния белгечлекләренә ия булганнар арасында бүгенге көндә армия хезмәтенә киткәннәр дә бар. Аларның хәрби бурычларын исән-имин үтәп кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев