Бүгенге төндә йокларга ярамый,райондашлар!
Бәхет өләшә торган төн җитә
Бу якшәмбедә – 8 апрельдә христиан динендәгеләр Олы көн бәйрәмен – Пасханы билгеләп үтәчәкләр. Христианнарның иң борынгы бәйрәме саналган бу көн беренче гасырдан бирле бәйрәм ителә. Төрле елда ул, язгы көн-төн тигезләнүгә һәм һавадагы айның торышына карап, 4 апрельдән 8 майга кадәр арадагы ял көненә туры килә. Бу көнне руслар, керәшеннәр яшәгән авылларда бәйрәм чаралары уза, барлык христианнар бер-берләренә «Христос терелеп торган», «Чынлап терелеп торган» дип, куанычларын уртаклашалар, буялган йомырка бүләк итәләр. Ә Олы көнгә каршы төндә исә бәхет өләшенә, дип санала һәм бу төнне йокламаска киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев