Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

30 июньдә Татарстанда җилле-яңгырлы көн булачак

Татарстан гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бүген республика территориясендә үзгәрмә торышлы һава шартлары көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.

Көн дәвамында болытлылык артачак, урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булып узачак. Иң көчле яңгырлар көнчыгыш районнарга төшәчәк, ә Казандагы явым-төшем ихтималы бик түбән.

Җилнең төньяк һәм төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә исүе көтелә, ләкин көн уртасына аның тизлеге 17-22 метрга (Казанда 15-20 м/с) кадәр артачак. Һава температурасы төнлә +10...+15 градус тирәсендә булса, көндез термометрлар +18...+23 градуска (башкалада +21...+23 градуска) күтәреләчәк.

Район территориясендә дә шундый ук һава торышы көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев