САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

29 нчы октябрь- комсомол туган көн

Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам…

Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән.

Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кешесе комсомол мәктәбен үткән. Бу ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Тыныч тормышта да, сугыш елларында да комсомоллар коммунистлар белән иңне-иңгә терәп атлаган, утка-суга да беренче булып кергән, төзелештә дә башлап йөргән, космоска да тәүгеләрдән очкан, үзләре артыннан яшьләрне әйдәгән. Комсомол вәкилләре тимер юллар, автомобиль заводлары, газүткәргечләр, шулай ук Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә катнашкан. Ул чорда зур-зур комсомол төзелешләре булган, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан. Комсомоллар Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында тиңсез батырлыклар күрсәткән, аннан соң илне күтәргән, тыныч вакытта казанышлары белән дөньяны шаккатырган. Меңләгән хәрби һәм хезмәт батырының исемнәре Туган ил тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Идеологик мәгънәсе югалса да, 29 октябрь — Комсомол туган көн, яшьлеге ВЛКСМ белән бәйле кешеләрнең иң якын, яраткан бәйрәме булып кала.

Заманында кызыл галстук тагулары белән чиксез горурланган, түш кесәләрендә комсомол билетын йөртү бәхетен татыганнар, коммунистлар партиясендә торучылар. Төп девизлары Яшәсен Советлар Союзы Коммунистлар Партиясе Алга,  Коммунизмга булган.

Комсомол булу һәм аның үзенчәлекле значокларын тагып йөрү- үзенэ күрә бер горурлык хисе. Алай гына да түгел, жаваплылык та йөкләгән.  

Заманалар үзгәрә, хәзер инде пионер да, октябрят та, комсомол да юк. Безнең буын "Беренчеләр хәрәкәте" нең үзәгендә кайный. Иреклеләр (волонтерлар) дә әле үзебез. Чыннан да, беренчеләр без: һәркайда активлык күрсәтәбез. Шефлыкка да барабыз, театрлар куюда да, спортта да,  ә иң мөһиме укуда да сынатмыйбыз. 
"Алга таба да авылыбыз данын якларбыз, әти-әниләребезнең, укытучыларыбызның йөзенә кызыллык китермәбез дип сүз бирәбез"-ди Илексаз мәктэбендә белем алучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев