Җәмгыять

29 июльдә Татарстанда җылы, ләкин яңгырлы көн көтелә

Бүген республика территориясендә алмашынучан болытлы һава шартлары көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, көндез һәм кичке сәгатьләрдә урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр узачак, яшен һәм боз явуы да ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.

Җил юнәлеше үзгәрүчән: төньяк-көнбатыштан башлап, көн дәвамында ул көньяк-көнчыгышка күчәчәк. Тизлеге — секундына 5–10 метр, ә көндезге-кичке сәгатьләрдә урыны белән 15–20 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы көндез +24…+29 градуслы җылыны күрсәтәчәк.

Гидрометеоүзәк гражданнарга көн дәвамында саклык чараларын күрергә, ачык һавада эшләгәндә яшен һәм көчле җилне исәпкә алырга тәкъдим итә.


Нет комментариев