27 июньдә Татарстанда яңгыр, яшен һәм җил булачак
Иртәгә, шимбә көнне, республика территориясендә һава торышы тагын борылачак. ТР Гидрометеорология үзәгенең кисәтүенчә, төнлә дә, көндез дә урыны белән көчле явым-төшемнәр көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Көндез температура артыннан көчле җил дә фаразлана – секундына 15-17 метрга кадәр. Шулай ук яшен атылуы ихтималы да бар.
Искәртеп үтик, алдагы ял көннәрендә Татарстанга яңа циклон килә, ул температураның +14 градуска кадәр төшүенә сәбәп булачак.
Көчле яңгыр һәм җил аркасында юлларда су басу, агачлар сыну, электр линияләре өзелү куркынычы бар. Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны сак булырга, кирәк булмаганда озын юлга чыкмаска һәм автомобильләрен агач астында калдырмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев