21 июньгә һава торышы һәм ай календаре
Җәмгыять

21 июньгә һава торышы һәм ай календаре

Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.

21 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +19..+24˚ градус.

Җылы ярата торган үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сиптерергә кирәк. Томат, кәбестә, кыяр, кабак, борычка ашлама сибәргә була. Бакча җиләгенең артык мыекларын, помидорларның астагы артык ботакларын өзеп ташларга кирәк. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/21-iyunga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5853662


Нет комментариев