2026 елдан Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең аерым категорияләренә окладлар арттырылачак
Татарстан Хөкүмәте бердәм тариф челтәренә кермәгән бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен вазыйфаи окладларны арттыру турындагы карарны раслады.
Тиешле карар ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган инде, дип яза "Татар-информ" МА.
Яңа документ нигезендә, 2026 елның 1 гыйнварыннан кайбер бюджет оешмалары җитәкчеләренең, белгечләренең һәм хезмәткәрләренең айлык окладлары артачак. Бу Сарман районындагы кайбер учреждениеләргә дә кагылачак.
Мисал өчен, республиканың муниципаль оешмаларында структур бүлекчә җитәкчесе сәркатибенең оклады 16 928 сум күләмендә билгеләнәчәк. Бу сумма инде планлаштырылган индексацияне үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев