Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

2026 елда Татарстанда заманча «акыллы» спорт зоналары төзеләчәк

«Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт» федераль проекты кысаларында Татарстанда «акыллы» спорт мәйданчыклары төзү эше дәвам итә.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, 2026 елда яңа спорт объектлары Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә барлыкка киләчәк. Проект 2022 елда Казанда һәм Әлмәттә башланып киткән иде, соңрак мондый комплекслар Түбән Камада һәм Яшел Үзәндә дә ачылды. Муниципалитетлар өчен ике төрле җиһазлар җыелмасы каралган. Беренчесе – футбол, баскетбол һәм волейбол өчен 32гә 19 метрлы универсаль мәйданчык. Ул воркаут зонасы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус тренажерлар һәм 25 урынлы трибуна белән җиһазландырыла. Икенчесе – 20гә 40 метрлы күпфункцияле мәйданчык. Ул кышын хоккей уеннары өчен саклагыч челтәрле бортлар һәм капкалар белән, ә җәен футбол һәм баскетбол уеннары өчен яраклаштырылган. Мондый спорт зоналарының төп үзенчәлеге – интерактивлык. Һәр тренажерга QR-код куелган, аны смартфон аша сканерлап, күнегүләрне дөрес башкару буенча видеоинструкция карарга һәм шәхси киңәшләр алырга мөмкин. Шулай ук спорт белән шөгыльләнүчеләр уңайлыгы өчен мәйданчыкларда түләүсез Wi-Fi да булачак. Проектның төп максаты – халыкта актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту, шулай ук гаилә өчен файдалы ял оештыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев