САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
ОБЩЕСТВО

Александровларны алтын туйлары белән котладылар

Сарман авылында яшәүче Вильям Романович белән Розалия Вагыйз кызы Александровларның гаилә корып яши башлауларына бүген илле ел тулган.

Районның хөрмәтле парын алтын юбилейлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Резедә Сәлемгәрәева, улы-килене, якыннары да, юбилярларны тәбрикләп, тигез тормыш, саулык теләделәр. 
Александровлар, “Безнең геройларга” акциясенә кушылып, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга юлланган хатка имзаларын куйдылар, ил-көннәргә тынычлык теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев