Яраткан сарманлыларыбызга "Ачык ит пирогы" тәкъдим итәбез. Төшке ашларыгвз тәмле булсын, дуслар
Сәламәтлек саклау

Яраткан сарманлыларыбызга "Ачык ит пирогы" тәкъдим итәбез. Төшке ашларыгвз тәмле булсын, дуслар

Ачык ит пирогы. Кирәк булачак: Камыр өчен: -200 гр.бәрәңге; -1 ст.он; -1 йомырка; -50 гр. ак май; -тәменчә тоз Эчлек: -400 гр.иттарткычтан чыккан ит; -1 суган; -150-200 гр.кәбестә; -2 йомырка; -2 помидор; -100 гр.сыр; -тоз; Әзерләнү: Бәрәңгене пешерергә куябыз. Эчлек әзерли башлыйбыз: -кәбестәне су салып 5-10 минут пешереп алабыз; -аерым...

Ачык ит пирогы.

Кирәк булачак:

Камыр өчен:

-200 гр.бәрәңге;

-1 ст.он;

-1 йомырка;

-50 гр. ак май;

-тәменчә тоз

Эчлек:

-400 гр.иттарткычтан чыккан ит;

-1 суган;

-150-200 гр.кәбестә;

-2 йомырка;

-2 помидор;

-100 гр.сыр;

-тоз;

Әзерләнү:

Бәрәңгене пешерергә куябыз. Эчлек әзерли башлыйбыз:

-кәбестәне су салып 5-10 минут пешереп алабыз;

-аерым табада фарш белән суганны кыздырабыз;

-барысын бергә кушабыз.

Пешкән бәрәңгене изәбез+май+ йомырка+он өстибез. Камыр ясап, табага җәябез. Өстенә эчлек салабыз. 2 йомырканы сметана белән болгатып, пирог өстенә агызабыз. Телемләп помидор тезәбез, сыр сибәбез. 200 гр. кыздырылган мичтә 40 минут пешерәбез.


Нет комментариев