Сәламәтлек саклау

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар узган елдагыдан кимрәк

Татарстанда 21–27 сентябрьдә ОРВИ һәм грипп очраклары узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25,7 процентка, ә эпидемия бусагасыннан 26,5 процентка түбәнрәк теркәлгән.

Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Әхмәдиев белдерүенчә, сентябрь башыннан Казанда чирләүчеләр санының атналык артуы күзәтелә — соңгы ике атнада гына да 12,8 мең очрак теркәлгән. Авыручыларның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. 21 сентябрьдән соң күрсәткечләрнең бераз кимүе ачыкланса да, бу авыруның тулысынча тотрыклы кимүен түгел, ә бары тик үсешнең акрынаюын гына күрсәтә.

Муниципаль район яшәүчеләренә дә сәламәтлекләрен кайгыртырга һәм гриппка каршы прививка ясатырга киңәш ителә. Вакцинаның штамм составы ел саен яңартыла. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай ясатырга мөмкин, моның өчен алдан язылу таләп ителми.


Нет комментариев