Соңгы атнада Татарстанда ОРВИ һәм гриппның 11 463 очрагы теркәлгән, бу эпидемиологик бусагадан 26,5 процентка түбәнрәк.
Бу турында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Республикага гриппка каршы 700 меңнән артык доза вакцина кайтарылган. Саклану чарасы буларак, прививка кампаниясе башланганнан бирле 201 меңнән артык кеше, шул исәптән 57 меңнән артык бала прививка ясаткан.
Вакцинацияне табиб тикшергәннән соң яшәү урыны буенча поликлиникада узарга мөмкин. Шулай ук Казанның «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләрендә көн саен 7:30дан 19:00гә кадәр мобиль пунктлар эшли.
Нет комментариев