Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Татарстан табиблары 75 яшьлек хатын-кызның теннис тубы зурлыгындагы шешен алган

Республика клиник хастаханәсе нейрохирурглары өлкән яшьтәге хатын-кызның баш сөяге аша үсеп чыккан эре менингиоманы бетерергә ярдәм иткән. Ямансыз шешнең үлчәме – 8х9х6 сантиметр, ул ми кабыгына кадәр үтеп кергән, дип яза «Татар-информ» МА.

Операция алдыннан табиблар 3D-принтерда баш сөягенең зарарланган өлеше моделен бастырып алган. Бу аларга титан пластинасының формасын һәм зурлыгын төгәл әзерләргә мөмкинлек биргән.

Хирургияне 1нче нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин һәм табиб Роман Кәлимуллин башкарган. Алар шешне катлам-катлам, саклык белән 1,5 сәгать дәвамында алып ташлаган. Барысы да уңышлы узган. Хәзер хатын-кызны онкология диспансерына юллаганнар – анда кирәкле дәва тактикасын билгеләячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев