Сәламәтлек саклау

Татарстан мәктәпләрендә тикшерү вакытында өч үсмердә наркотик куллану ачыкланган

Республика наркодиспансеры баш табибы урынбасары Резеда Хаева хәбәр иткәнчә, елның беренче яртыеллыгында 5 922 укучы медицина тикшерүен узган, дип яза «Татар-информ» МА.

Шуларның өчесендә тыелган матдәләргә анализы уңай нәтиҗә күрсәткән.

Мондан тыш, 2026 елның июнендә өстәмә рәвештә 4 608 бала тикшерелгән – бу юлы наркотик кулланганнар табылмаган. Профилактик чаралар Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырыла, дип өстәде Хаева.


Нет комментариев