Район халкына баш миен сакларга киңәш итәләр
Баш мие, дигәндә, без, гадәттә, инсультны күз алдына китерәбез. Ләкин ми – гаять катлаулы система, һәм аның сәламәтлегенә тәэсир итүче факторлар бик күп: хроник ару һәм йокы бозылудан алып нейродегенератив процессларга, ягъни мидәге нейроннарның үлеменә китерә торган үзгәрешләргә һәм баш сөяге-баш мие травмаларына кадәр. Бу орган ни өчен аерым игътибар таләп итә соң? Җәлил район хастаханәсе табибы Мөхәммәтҗан Сәйфиевнең чыгышы – шушы хакта.
– Баш мие, кеше гәүдәсе массасының 2 проценты кадәр генә булса да, организмның барлык энергиясенең 20 процентын сарыф итә. Кислород, глюкоза, витаминнар җитмәүгә һәм хроник стрессларга гаять сизгер. Кискен тамыр авырулары белән бәйле булмаган халәт тормыш сыйфатына еллар буе тәэсир итә ала: хәтерне, игътибарны, фикерләү сәләтен, эмоциональ тотрыклылыкны начарайта. Нәкъ менә шуңа күрә дә баш мие авыруларын кисәтү комплекслы һәм көн саен булырга тиеш.
Баш мие белән бәйле халәтләр һәм авырулар, хроник аручанлык һәм акыл сәләтенең начарлануы нилектән барлыкка киләләр? Даими күп төрле проблемалар өстендә баш вату, мәгълүмати ыгы-зыгы һәм йокы туймау баш миенең артык функциональ «кызуына, җылынуына» китерә. Кеше таркаулана, ярсучанга әйләнә, гадәти проблемаларны да начар хәл итә башлый. Тирән йокы вакытында баш мие агулы метаболитлардан чистара, ә хроник йокы туймау бу процессны боза һәм акыл белән бәйле озак сроклы проблемаларның барлыкка килү ихтималын арттыра.
Мигрень һәм хроник баш авыртулар – «баш авырту» гына түгел, ә катлаулы нейробиологик халәт, һәм алар эш сәләтен һәм тормыш сыйфатын шактыйга киметә алалар.
Баш сөяге-баш мие, үпкә травмалары биш мие эшчәнлегенә җитди зыян сала алалар. Башка аз гына сугып алулар да күңелсез нәтиҗәләргә – игътибарны туплау белән бәйле проблемаларга, кәеф үзгәрүчәнлеккә, артык аручанлыкка сәбәпче булырга мөмкин.
Депрессия һәм борчылу белән бәйле тайпылышлар турыдан-туры баш мие эшчәнлегенә тәэсир итәләр: префронталь кабык, минең гиппокамп (хәтер өчен җаваплы өлеше), миндаль чикләвеген хәтерләткән өлешләренең активлыгы үзгәрә, һәм бу хәтердә, карарлар кабул иткәндә, эмоциональ халәттә чагылыш таба.

Нейродегенератив процесслар, ягъни мидәге үзгәрешләр – Альцгеймер һәм Паркинсон кебек авырулар акрынлап барлыкка киләләр. Иртә билгеләре сизелер-сизелмәс кенә була: болар – җиңелчә генә онытучанлык, планлаштыру белән авырлыклар, йөрешнең үзгәрүе.
Метаболик һәм кайбер матдәләрнең, әйтик, В 12, тимер, Д витамины җитмәү, гипотиреоз акыл белән бәйле билгеләрдә чагыла – баш томан эчендә йөзгәндәй була, энергия һәм мотивлаштыру сәләте кими.
Баш мие сәламәт булсын өчен, бүгеннән үк нәрсә эшләргә мөмкин? Иң элек:
- Йокыны нормальләштерергә. Кеше тәүлегенә 7-9 сәгать яхшылап йокларга тиеш. Сыйфат кына түгел, даимилек тә мөһим: йокыга бер үк вакытта ятарга һәм торырга кирәк;
- Һәркөнне хәрәкәтләнү яхшы. Йөрү, йөгерү, велосипедта йөрү кан әйләнешен яхшырта, нейроннарга үсәргә һәм яшәргә ярдәм итүче матдәләр эшләнеп чыгуны стимуллаштыра;
- Баш миенә башваткычлар чишү белән генә түгел, телләр, биюләр, музыка коралларында уйнау, кыскасы, яңаны өйрәнү һәм үзләштерү белән бәйле теләсә-кайсы шөгыль белән дә күнекмәләр ясарга кирәк;
- Стрессларны контрольдә тоту мөһим. Сулыш алу техникасы, эш көне дәвамында даими паузалар ясап алу кортизолны киметергә һәм баш миенең хәтер өчен гаять тә мөһим өлешен – гиппокампны сакларга ярдәм итә;
- Омега-3, антиоксидантларга һәм клетчаткага бай диета нейроннарның сәламәтлеге өчен файдалы һәм нейроялкынсынуны киметә;
- Сәламәтлекнең база күрсәткечләрен даими контрольдә тоту яхшы. В 12, ферритин, ТТГ, глюкоза һәм Д витаминнарына анализлар тапшыру җитмәүчәнлекне һәм баш миенә тәэсир итүче халәтне вакытында күреп алырга мөмкинлек бирә;
- Башны саклагыз. Спорт белән шөгыльләнгәндә, шлемнар киегез, өлкәннәр исә өйдә дә куркынычсызлык чараларын күрергә тиешләр. Болар барысы да баш сөяге-баш мие травмаларын булдырмаска ярдәм итә.
Исегездә тотыгыз: теләсәкайсы билгеләр – тотрыклы онытучанлык, гадәттән тыш аручанлык, кәеф үзгәрү, кабатланып торучы баш авыртулары – һәркайсы табиб консультациясен таләп итә. Үз-үзеңә диагноз куярга, үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Табибка мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итү баш миенең сәламәтлеген озак елларга сакларга мөмкинлек бирә.
Рәсем: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев