САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Райондашларыбыз "Сарман" газетасы турында фикерләрен белдерәләр

Та­тарс­тан мат­бу­га­ты кө­не ал­дын­нан без га­зе­та­быз ту­рын­да ра­йон­даш­лар­ның фи­кер­лә­рен бе­лештек. Гү­зәл Гә­рә­е­ва, му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры: - Эш бу­ен­ча да, тор­мыш­та да үзе­без өчен ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат­ны ра­йон га­зе­та­сын­нан ала­быз, аның аша ра­йон су­лы­шын то­я­быз. Мин га­зе­та­ны "Ле­нин­чы" исе­мен йөрт­кән ва­кы­тын­нан бир­ле яра­тып укыйм. Га­и­лә­дә әти дә го­мер-го­мер­гә рәс­ми, җит­ди бас­ма­лар­га...

Та­тарс­тан мат­бу­га­ты кө­не ал­дын­нан без га­зе­та­быз ту­рын­да ра­йон­даш­лар­ның фи­кер­лә­рен бе­лештек.

Гү­зәл Гә­рә­е­ва, му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры:

- Эш бу­ен­ча да, тор­мыш­та да үзе­без өчен ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат­ны ра­йон га­зе­та­сын­нан ала­быз, аның аша ра­йон су­лы­шын то­я­быз. Мин га­зе­та­ны "Ле­нин­чы" исе­мен йөрт­кән ва­кы­тын­нан бир­ле яра­тып укыйм. Га­и­лә­дә әти дә го­мер-го­мер­гә рәс­ми, җит­ди бас­ма­лар­га игъ­ти­бар бир­де, шул га­дәт мин­дә дә дә­вам итә. Ерак­та­гы ту­ган­на­рым "Сар­ман"­ның элект­рон вер­си­я­се­нә өс­тен­лек би­рә, ә ин­тер­нет чел­тә­рен­дә­ге төр­кем­нәр­дә аның хә­бәр­лә­рен үзем дә, алар да да­и­ми кү­зә­теп ба­ра­быз. Ту­ган­нар алар­да без­не дә кү­реп, ку­а­на­лар, хә­бәр са­ла­лар. Кыс­ка­сы, ра­йон га­зе­та­сын­нан баш­ка бер адым да ат­лап бул­мый.

Ри­нат Хәйб­рах­ма­нов, ра­йон су­ды рә­и­се:

- "Сар­ман" га­зе­та­сы­на һәр ел­ны язы­лам һәм да­и­ми укып ба­рам. Га­зе­та аша ра­йон яңа­лык­ла­ры бе­лән та­ны­шам. Ра­йо­ны­быз күб­рәк авыл ху­җа­лы­гы юнә­ле­шен­дә эш алып ба­ру сә­бәп­ле, аның бит­лә­рен­дә иген­че­лек, тер­лек­че­лек тар­мак­ла­рын­да­гы эш­чән­лек­кә шак­тый зур игъ­ти­бар би­ре­лә. Соң­гы ел­лар­да "Сар­ман"да без­нең эш­чән­лек­кә ка­ра­ган яз­ма­лар да урын ала, күп ке­нә кы­зык­лы те­ма­лар як­тыр­ты­ла. "ТАТ­МЕ­ДИ­А" ку­шым­та­сы аша исә ил­дә, рес­пуб­ли­ка­да бар­ган ва­кый­га­лар бе­лән та­ны­ша ала­быз. Җы­еп кы­на әйт­кән­дә, га­зе­та, рус­ча­га кү­чер­гән­дә, яңа­лык­лар бе­лән "из пер­вых уст" та­ны­шыр­га, ра­йон су­лы­шын то­еп яшәр­гә мөм­кин­лек би­рә.

Фә­ри­дә Са­фи­на, Та­тарс­тан­ның ха­лык ар­тис­ты:

- "Сар­ман" га­зе­та­сын еш укый ал­мыйм, он­лайн-яңа­лык­лар ка­рап ба­рам. Кайт­кан-кит­кән ара­да ка­рап ал­сам да, исем­нәр ин­де без­нең чор исем­нә­ре тү­гел. Лә­кин га­зе­та бу­ла­рак, "Сар­ман" - бик ки­рәк­ле ча­ра. Ан­да тор­мыш­ның кай як­ка бар­га­нын кү­рә­сең, мак­тау­лы авыл хал­кын та­нып бе­лә­сең, яңа­лык­лар бе­лән та­ны­ша­сың, гыйб­рәт­ле ва­кый­га­лар ту­рын­да кы­зык­лы яз­ма­лар укый ала­сың. Га­зе­та­ны Ка­зан­га ал­ды­ра­сым ки­лә, җи­те­шеп ке­нә бул­мый.

Бы­ел без­гә - 1957 ел­гы­лар­га 60 яшь ту­лып ба­ра. Як­таш­лар­ны күр­ми үтә го­мер. Ту­ган­нар бе­лән дә ара ера­гая. Алар мах­сус ми­нем иҗа­тым бе­лән та­ны­шу өчен Ка­зан­га ки­леп йө­ри ал­мый­лар. Хез­мә­тем ре­пер­ту­ар­га бәй­ле бу­лу сә­бәп­ле, мин дә ту­ган як­ка тиз ге­нә кай­тып ки­лә ал­мыйм. Шу­лай да ту­ган як бе­лән ара­лар бө­тен­ләй ера­гай­ма­сын ди­сәң, чит­тә яшәү­че як­таш­лар­га "Сар­ман" га­зе­та­сын укып ба­рыр­га ки­ңәш итәм. Мө­җип Та­җи­е­вич ара­быз­дан кит­кәч, Ка­зан­да­гы "Як­таш­лар җәм­гы­я­те"­нең дә эш­чән­ле­ге тук­та­лып кал­ды. Ара­ла­шу­лар си­рә­гәй­де. Чит­тә яшәү­че­ләр­гә ба­гыш­лан­ган руб­ри­ка­га язмаларны ешрак бирергә кирәк, ди­гән тәкъ­ди­мем бар. Үз ягың­ның кү­ре­нек­ле шә­хес­лә­ре ту­рын­да бе­леп то­ру ях­шы бит.

Яңа бу­ын үсә, алар­ны кү­ре­нек­ле шә­хес­ләр бе­лән та­ныш­ты­рып ба­рыр­га әле ярый "Сар­ман" бар. "Сар­ман"­сыз яшә­мик. Га­зе­та аша без бер-бе­ре­без­нең шат­лык­ла­рын, хәс­рәт-са­гыш­ла­рын ур­так­ла­ша ала­быз.

Вә­си­мә Зи­ат­ди­но­ва, хез­мәт ве­те­ра­ны. Сар­ман авы­лы:

- Мин ра­йон га­зе­та­сын укы­ма­сам, үзем­не ятим ба­ла ке­бек хис итәм. Аны кул­га алу бе­лән, энә­сен­нән җе­бе­нә ка­дәр укып чы­гам. Яз­ма­лар­ны әй­бәт­кә, на­чар­га аер­га­ным да юк - ба­ры­сы да ки­рәк, ба­ры­сы да кы­зык­лы. Ра­йон яңа­лык­ла­рын да, ил­дә­ге хәл­ләр­не дә шун­нан укып бе­лә­без бит. Мин го­мер буе "Сель­хоз­тех­ни­ка"­да эш­лә­дем, сле­сарь да бул­дым, эре­теп ябыш­ты­ру­чы да. Ми­нем ту­ры­да да яз­ды­лар га­зе­та­да, рәх­мәт.

Күр­ше­лә­рем бе­лән га­зе­та­га ре­дак­ци­я­дән ки­леп ала тор­ган итеп язы­ла­быз. Оч­сыз­рак та, ми­нем өчен хә­рә­кәт тә ул. Ал­ла­га шө­кер, үз ая­гым­да әле дип, сө­е­нәм ге­нә, би­ре­гә кил­гән­дә. Бер ге­нә фи­ке­рем бар, без­нең ке­бек кәл­җе­мә ашап үс­кән су­гыш чо­ры ба­ла­ла­ры ха­ти­рә, ис­тә­лек­лә­рен күб­рәк би­рер­гә ки­рәк, яшь бу­ын­га гыйб­рәт бул­сын.

Ре­зи­дә Әл­ми­е­ва, Җә­лил бис­тә­се­нең икен­че сан­лы ур­та мәк­тә­бе­нең 9 «А» сый­ны­фы уку­чы­сы:

- "Сар­ман" га­зе­та­сы, ди­гәч, бе­рен­че чи­рат­та, күз ал­дын­да ра­йон үзе бар­лык­ка ки­лә. Чик­сез зур ми­ра­сы бул­ган Сар­ман хал­кы яшә­е­шен як­тыр­ту­ны ул ин­де 80 ел­дан ар­тык үз җил­кә­сен­дә алып ба­ра. Шу­ны­сы шат­лан­ды­ра - хә­зер дә за­ман су­лыш­лы га­зе­та ул. Бәй­ге­ләр, со­раш­ты­ру­лар, көн ре­цепт­ла­ры һәм яңа­лык­лар­га сыл­та­ма­лар га­зе­та­ны ин­тер­нет киң­лек­лә­рен­дә дә ак­тив ме­диа итеп күр­сә­тә. Ра­йон­ның иң төп мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­сы­на ми­нем дә өлеш керт­кә­нем бар. Яз­ма­ла­рым­ны бас­тыр­ган­нан соң шат­лан­ган­на­рым­ны бел­сә­гез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев