Электрон бәйләнешне – үз югарылыгына
Министрлар кабинетында Татарстан Президенты Р.Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә сүз торак төзелеше, социаль ипотека, "Тузган торак" программасы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак сертификатлары, ведомствоара электрон бәйләнеш мәсьәләләре хакында барды. Рөстәм Нургалиевич урыннарда электрон хезмәтләр күрсәтүнең торышына, ведомствоара бәйләнешнең җитәрлек булмавына канәгатьсезлеген белдерде. Кеше теге яки бу оешмага килгәч, төрле...
Министрлар кабинетында Татарстан Президенты Р.Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә сүз торак төзелеше, социаль ипотека, "Тузган торак" программасы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак сертификатлары, ведомствоара электрон бәйләнеш мәсьәләләре хакында барды. Рөстәм Нургалиевич урыннарда электрон хезмәтләр күрсәтүнең торышына, ведомствоара бәйләнешнең җитәрлек булмавына канәгатьсезлеген белдерде. Кеше теге яки бу оешмага килгәч, төрле белешмәләр җыеп йөрмәсен, тиешле мәгълүмат, аның гаризасы нигезендә, электрон бәйләнеш аша туплансын. Бу максаттан халык арасында аңлату эшләре алып барырга, урыннарда электрон хезмәтләрдән файдалану тәртипләре буенча укулар оештырырга кирәклеге хакында әйтелде.
Ахырда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Л.Нуртдинов киңәшмәдә күтәрелгәннәрнең безнең җирлектә үтәлешен барлады. Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Ф. Әхмәтшин сөйләвеннән күренгәнчә, 2012 елда район буенча 7 мең квадрат метр торак төзелергә тиеш булса, бу көнгә шуның, шәхси йортлар төзелешен дә кертеп, 4191 квадрат метры файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 59,9 проценты. Социаль ипотека программасы буенча район үзәгендә 33 фатирлы йорт тапшырылу алдында. Гомумән алганда, әлеге программа нигезендә 352 килешү төзелгән булса, бу көнгә шуларның 269ы фатирлы булган. Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларны дәүләт торак сертификатлары белән тәэмин итү дәүләт программасы кысаларында ике кеше чиратта тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев