Җырчы Алина Прокофьева бүген котлаулар кабул итә
Котлыйбыз!
Якташыбыз - Сарайлы авылы кызы Алина Прокофьева-Кәримованың бүген - туган көне.
"Бүген - минем котлаулар кабул итә торган көн))) Миңа - 29 яшь. Ә мин әле яшь, 30 тулмаган", - дип язып куйган Алинабыз үзенең инстаграм битенә.
Һәрвакыт шундый сөйкемле, ягымлы, мөлаем, чибәр булып кал, Алина. Без сине туган көнең белән тәбрикләп, сәламәт гомер, Азат белән тигез бәхетле тормыш, кызларыгызның бары игелекләрен генә күрүегезне телибез. Иҗат чишмәгез саекмасын, озак еллар якты йолдыз булып балкып, районыбыз горурлыгы булып яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев