САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Райондашыбыз дәүләт бүләгенә лаек булды

Бүген Казан Кремлендә узган тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, республика мәнфәгатьләрендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен, Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы «Ветераннар (пенсионерлар) оешмасы советы» иҗтимагый оешмасының Сарман районы оешмасы әгъзасы — озак еллар нефть чыгару өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган Салихов Мирсаев Миргаҗәм улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев