САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яшьләр көне белән тәбрикли

Хөрмәтле сарманлылар, яшьләребез!

 

Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән тәбрик итәм! Районыбыз яшьләре талантлы, эшлекле, энергияле. Сезгә, егетләр һәм кызлар, зур өметләр баглана. Туган төбәгебезнең, илебезнең үсеше сезнең тәвәккәллегегезгә, тиешле карар кабул итә белүегезгә, кече Ватанны яратуыгызга һәм аңа тугры булуыгызга бәйле. 

Республикабызда, районыбызда яшьләрнең тормышын, ялын нәтиҗәле, файдалы итеп оештыру өчен, бөтен мөмкинлекләр дә бар. 

Кадерле яшьләр! Киләчәк сезнең кулда: гореф-гадәтләребезне саклау, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны ныгыту, өлкәннәр тормышын лаеклы итү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен сезгә зур җаваплылык йөкләнә. Шуңа күрә сыйфатлы белем алырга, тырышып эшләргә омтылыгыз. 

Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тормышта үз урыныгызны табуыгызны, укуда һәм хезмәтегездә уңышлар казануыгызны, алга куйган максатларыгызга ирешүегезне телим. Бәхетле булыгыз! 

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев