САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Мөнирә апаның 95 яшьлек юбилее икеләтә истәлекле

Сафина Мөнирә Әхмәдиша кызының хезмәт һәм тормыш еллары Татар Карамалысы авылы белән бәйле.

Килен булып төшкән беренче көннәрдән үк ул “Путь Ленина” совхозында эшли, тырышлыгы белән макталып, лаеклы ялга чыга.
Бүген – 16 март көне аның өчен икеләтә истәлекле булды. Олуг юбилее – 95 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан, җылы тәбрик сүзләре кабул итте ветеран. Мөнирә апа бүгенге көндә туган авылы Күтәмәледә бертуганының кызы Гөлфирә белән аның тормыш иптәше Фирдәвес тәрбиясендә яши. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Хөснимәрданова аңа Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирек Вафин, туганнары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр.
Мөнирә апа янына яшәгән җирлегеннән күчмә сайлау тартмасын да алып килгәннәр иде. Бисмилласын әйтеп, ул урнага үзе тамга салган бюллетенен төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев