САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз

Айзилә икеләтә җиңү яулады

20-31 март көннәрендә Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге «Иң матур җимлек» бәйгесе үткәрде. Конкурста теләгән һәркем катнаша алды.

Бәйгебезгә җиде эш керде. Алар арасында зурлар да, балалар да бар иде, ә бакча яшендәге балаларның да булуы аеруча сөендерде. Катнашучылар җимлекләрне төрле материаллардан ясаганнар, бөтен фантазия һәм осталыкларын эшкә җиккәннәр.
Җиңүче тавыш бирү юлы белән сайланды. Бу исемгә Дүсем авылыннан 4 яшьлек Айзилә Сахапова лаек булды.
- Җимлекне әтием белән бергә ясадык. Без аны үзем йөри торган бакчаның тәрәзә төбенә куйдык, җим сиптек. Мин бакчадагы дусларым белән җимлеккә кошлар килгәнен карарга яратам, - ди ул.
Безнең бәйгедә катнашканчы, Айзилә әтисе Ильмир белән “Әти белән бергә” дип аталган республика конкурсында да катнашырга өлгергән һәм II урынны яулаган.
- Айзилә – бик кызыксынучан бала. Рәсем ясарга, кечкенәдән үк пазллар җыярга, мультфильмнар карарга, җырларга ярата. Яз көне кошлар килүен көтеп ала. Җимлек ясыйк инде, дип, әтисен дә аптыратып бетерде. Аны үзебезнең бакчага да ясап элделәр, - ди әнисе Лилия ханым.
Без Айзиләне һәм аның әтисен җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев