САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

2531 санлы сайлау участогы комиссиясе члены юбилеен хезмәттә билгеләп үтте

30 ел гомерен мәгариф үсешенә багышлаган, аннан опека һәм попечительлек органында хезмәт куючы Зиннәтуллина Дания Ясир кызына бүген 60 яшь тулды.

Юбилярны истәлекле көне белән сайлау участогы рәисе — район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Илдар Һадиев, участок комиссиясе членнары тәбрикләделәр, сәламәтлек, ныклык, куанычлы гомер теләделәр.

Дания Ясир кызын район башлыгы Фәрит Хөснуллин да тәбрикләде, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев да изге теләкләрен җиткерделәр.

Район ветераннар Советы hәм пенсионерлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов, элекке хезмәттәше Зәния Вафина да туган көн котлаулары ирештерделәр.

— Игътибарыгызга, хөрмәтегезгә зур рәхмәт, — диде юбиляр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев