САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зоя Алексеевна гомер бәйрәмен яхшы хәтер һәм күтәренке кәеф белән каршылый

Александровка авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Митрофанова Зоя Алекссеевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Зоя Алексеевна үсмер чактан ук эшли башлый, сугыш елларында Горькийда торф чыгара, хәрби заводта хезмәт куя, Пермь якларында урман кисә. Тормыш иптәше белән бергәләп өч бала үстерә.
Зоя Алексеевнаны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Аңа матур теләкләрен шулай ук халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирек Вафин, ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова һәм элеккеге хезмәттәше Флюра Садрыева җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев