САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татарстан матбугаты көне белән!

Кыйммәтле ташларны ялтыратыр өчен, станокларда кыралар, тимергә төрле форма бирер өчен, мичләрдә яндыралар. Агачлардан җанга ятыш әйберләр ясар өчен, ничәмәничә корал кулланалар. Ә журналистның миче дә, станогы да, коралы да – сизгер күңеле белән каләме.

Замана шаукымында башка эшләрнең авырлыгын машиналар җилкәсенә күчерәләр, бары тик иҗат кешесенең хезмәте генә үзгәрешсез кала. Әйе, күпме эзләнүләр, көч, сабырлык таләп ителә. Язмаларны укучы күңеленә үтеп керерлек итәр өчен, аны үз йөрәгең аша уздырырга һәм башкарган эшеңне яратырга, вакыт белән исәпләшми хезмәт куярга кирәк. Әнә шундый тынгысыз, тырыш хезмәткәрләрдән торган кечкенә, әмма зур эшләр башкаручы коллектив тупланган бездә. Гасырга якын тарихы булган “Сарман” газетасы, рус телендә дөнья күрә торган “Новый Сарман” — райондашларга, читтә яшәүче якташларга ил-көн сулышын, район хәбәрләрен җиткереп торучы, хакимият белән халык арасын тоташтырып торучы басмалар. Без позитив, креатив һәм заманча язарга омтылабыз. Басма матбугаттан тыш, яңалыкларны Интернет киңлекләрендә дә укырга мөмкин. Газетабызның sarmanrt.ru сайты, “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркеме бар. Одноклассники, телеграм, ВКонтакте кебек социаль челтәрләрдә дә теркәлгәнбез. Ютуб аша да безнең видеоязмаларны күзәтеп барырга мөмкин. 19 май — Татарстан матбугаты көне. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, коллектив хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны, хәбәрчеләребезне, абунәчеләребезне ихластан тәбрик итәм. Барыбызга да ныклы саулык, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, иҗат уңышлары телим. БЕЗгә БЕРгә КҮҢЕЛле, бердәм булыйк. Матбугаттан аерылмагыз, хөрмәтле дуслар!

Ихтирам белән, баш мөхәррир-Сарман мәгълүматмөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X