САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сугыш ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Кичә Сарысаз-Тәкермән авылында туып-үскән, бөтен гомерен илгә һәм туган ягына багышлаган, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә кызы Нурия апа тәрбиясендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мөхәмәтдинов Мөхәммәтвагыйз Мөхәмәтдин улына 100 яшь тулды.

Мөхәммәтвагыйз абый хәзерге вакытта Чаллы шәһәре госпиталендә дәвалану үтә. Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания ханым тормыш иптәше Рөстәм Исламов белән кичә аның янында булдылар, ветеранның хәлен белделәр, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын тапшырдылар. 
– Мөхәммәтвагыйз абый – күпне күргән, Суслонгерны үткән, 18 яшеннән фронтка алынып, Берлингача барып җиткән, бик күп бүләкләргә ия булган фронтовик. Инде дистә елдан артык Чаллыда яшәсә дә, туган, гомер иткән авылы белән элемтәне өзми. Ул – бүгенге көндә дә җирлегебезнең хөрмәтле кешесе. Ветеранның хәле әлегә яшенә күрә начар түгел, бик матур сөйләште, безне үз аягында ишеккә кадәр озата килде, – диделәр аның хакында Рөстәм һәм Раушания Исламовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев