САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

София апага 95 яшь тулды

Чистай районы Татар Баганасы авылында туган кыз Бөек Ватан сугышы тәмамлануга Сарманга килә.

Җиде класс белем алып, өч ел агрономлыкка укыган белгеч 12 ел - һөнәре буенча, 27 ел лаборант булып хезмәт куя. 1947 елда Сарман егете Мисбах Сәлахов белән гаилә коралар алар. 4 кыз тәрбияләп үстерәләр . Бүгенге көндә София Хатыйп кызының 8 оныгы һәм 26 оныкчыгы бар. Кичә София апага 95 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсән Мортазина, балалары да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, сихәт гомер теләделәр.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев