Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Әниләр көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле әниләр, сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйм.
Сез игелек, мәрхәмәт, җылылык, сабырлык, өмет, мәхәббәт, иман, көч һәм илһам чыганагы. Әни кеше гомере буе газиз баласының саклаучы-яклаучы фәрештәсе, терәге, тормышында юнәлеш бирүче, чын күңелдән уңышларына сөенүче һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче илаһи зат. Барлык әниләргә балаларыгыз турында армый-талмый кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сүзләремне белдерәм.
Күп бала тапкан һәм тәрбиягә алган балаларны үстереп, аларга ана назын биргән ханымнар, сугыш елларында газиз ул һәм кызларын яу кырына озаткан, сугыштан соңгы авыр елларда тормыш йөген үз иңнәрендә күтәргән һәм бүген Илебезгә янәдән куркыныч янаган көннәрдә балаларын Ватанны сакларга озаткан аналар! Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм һәм сезнең чиксез сабырлыгыгызга, батырлыгыгызга сокланам.
Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көнегез сөенечле булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, быелгы Гаилә елында тигезлек, гаилә учагы җылысын, балаларыгызның кадер-хөрмәтен, куанычлы гомер, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев