САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе Альбина Сабирова Татарстан матбугаты көне белән котлый

Журналист һөнәре – иң кызыклы һөнәрләрнең берседер, мөгаен. Гади каләм әллә нинди могҗизалар тудырырга сәләтле.

Элек-электән кешелекнең иң зур хыялы вакыт машинасы уйлап табу булган. Бу эш өстендә галимнәр дә шактый йокысыз төннәр уздырганнар. Әгәр бу машина табылса, вакыт дилбегәсе үз кулыбызда булыр, аның белән идәрә итәргә мөмкинлек туар, дип өметләнгәннәр, ә ул табылмаган. Ә менә талантлы язучы һәм журналист кулына эләксә, гади каләм вакыт машинасына әйләнә ала икән. Без үткәннәр турында күп язабыз, хәзерге тормышның асылына төшенергә ярдәм итәбез, киләчәккә якты хыяллар, зур өметләр баглап, башкаларны да оптимистик рухта яшәргә өндибез. Моннан 80-90 ел элек дөнья күргән газетабыз битләрен актарганда, шул заманның сулышын тойгандай буласың. Менә шушы түгелме соң инде ул вакыт машинасы?!

Журналистлар кулында тылсымлы ачкыч бар, без вакытны да иярли алабыз, ләбаса. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре менә шундый җаваплы хезмәт башкаралар. Аз булсак та, күпкә өлгерәбез без. Төп вазифаны башкарудан тыш, районның иҗтимагый тормышында да активлык күрсәтәбез. Иҗат кешесенең эш сәгате чикләнмәгән. Тәүлек дәвамында район, республика хәбәрләрен җиткерү вазифасын һәркем дә үз өстенә ала алмый. Матбугат хезмәткәрләре көн саен яңа темалар яктырталар, сайтта, социаль челтәрләрдә контент барлыкка китерәләр, аны укучыга уңайлы формада җиткерергә тырышалар. Бу өлкәдә бары тик үз эшен чын күңелдән яратучылар гына хезмәт куя ала, чөнки журналистика – ул яшәү рәвеше.

Агымдагы ел безгә сөенечле үзгәрешләр алып килде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин тырышлыгы һәм ярдәме белән матбугат үзәге бинасында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Иҗат төркеменә булган мөнәсәбәте, хөрмәте өчен, коллектив исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Киләчәктә дә максатларыбызга ирешүдә үҗәтлек, кызыклы очрашулар, оптимизм һәм могҗиза тудыручы бәхетле очракларның күбрәк булуын телим. Әлбәттә инде, безнең авыр, әмма дөньяда иң кызыклы һөнәребездә уңыш юлдаш булсын, газета укучыларыбыз артып торсын!

Һөнәри бәйрәмебез – Татарстан матбугаты көне уңаеннан, коллектив хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны, хәбәрчеләребезне, абунәчеләребезне, районыбыз блогерларын ихластан тәбрик итәм. Барыбызга да иминлек, ныклы саулык, күңел тынычлыгы насыйп итсен.

Бу ‒ безнең уртак бәйрәмебез, кадерле укучыларыбыз! Иҗади уңышларыбыз, яңадан-яңа кызыклы проектларыбыз уртак булсын! Һәрвакыт бергә булыйк, илһамланып эшлик, куанып яшик, ил-көннәребез тыныч булсын!  

Ихтирам белән, Альбина Сабирова, баш мөхәррир-үзәк җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев