САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Районның иң матур гаиләләре хөрмәтләнде

-

Районның иң матур гаиләләре хөрмәтләнде 

 

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгендәге Илек ял паркында зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Тантанада районыбызның иң матур – алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләре хөрмәтләнде. 

– Гаилә – дәүләтнең нигезе. Алар нык булса, дәүләтебез дә көчле була. Районыбызда да ихтирамга лаек гаиләләр бик күп. Алар халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куялар, матур итеп яшиләр, башкаларга үрнәк һәм өлге булып торалар, итагатьле балалар үстерәләр, оныклар тәрбияләшәләр, районыбыз тормышында актив катнашалар, – диде, аларны тәбрикләп һәм рәхмәт сүзләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллин. 

Күп бала тәрбияләгән, тәрбиягә балалар алган, уллары махсус операциядә катнашучы гаиләләргә ул аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

Фәрит Мөнәвир улы Габбәс һәм Мария Гайсиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален, Почет грамотасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Рәшит һәм Гөлия Вәлиевләр белән Фәнүс һәм Галия Сафиннар да районыбызның иң күркәм гаиләләреннән саналалар. Алар да район башлыгының Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. 

Матур гаиләләр хөрмәтенә иң матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Бәйрәм мәйданчыгында шулай ук остаханәләр эшләде, күңелле ярышлар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев