САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районда чыгарылыш кичәсе узды

-

 

Быел район мәктәпләренең 11 сыйныфын тәмамлаган егетләр һәм кызларның чыгарылыш кичәләрен берләштереп, район мәдәният йортында уздырдылар. Тулы бер гаилә бәйрәмен хәтерләткән мәктәп белән саубуллашу кичәсе моңсу да, шул ук вакытта истәлекле дә булып күңелләргә кереп калыр. Кулларына урта белем турындагы аттестат алган 146 укучының быел 16сы – «алтын», 12 укучы «көмеш медаль»гә ия булачак. Бүген аларны Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясендә, Зур Нөркәй, Петровский Завод, Иске Кәшер мәктәпләрендә укыганнарына тапшырдылар инде. Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм шәхсән үз исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Укучыларны белем алган мәктәпләренең директорлары, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр исеменнән Рәмилә Салихова да тәбрикләделәр. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова укучыларны аттестатлы булулары белән тәбрикләде, укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә укучылар җавапка матур җырлар, биюләр әзерләгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев