САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы каләм ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, мөхтәрәм ветераннар, хәбәрчеләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Газета һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары – хакимият белән халык арасындагы күпер ул. Дәүләтебез алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә, аны ил-көн, район хәбәрләре белән таныштырып баруда сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сез, вакыт белән исәпләшмичә, алгы сафта барасыз, һәр яңалыкны халыкка үз вакытында җиткерүдә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәсез. Әлбәттә, хезмәтегез сездән өлгерле-кҗитезлек, киң кырлы белем, даими эзләнү, тынгысызлык таләп итә. Тырыш хезмәтегез газетаның тышкы кыяфәтендә, эчтәлегендә – темалар төрлелегендә, яңалыкларның оператив рәвештә бирелүендә, кызыклы, гади булуында һәм халыкчанлыгында да чагыла. Газетаның соңгы елларда тагы да матурлануы, эчтәлек ягыннан баюы – халык өчен дә, безнең өчен дә сөенечле хәл. Шунысы да куанычлы: Интернет үсеш алган бүгенге көндә дә газета-журналлар, шул исәптән районыбызның “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталары актуальлекләрен югалтмыйлар, халык өчен кирәкле һәм файдалы басма булып калалар. Районыбыз эшчәнлеген оператив яктыртуга, җитәкчелек белән халык арасында ышанычлы элемтә булдыруга керткән зур өлешегез, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, сезгә киләчәктә дә иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән, хөрмәтле каләм ияләре!

Реклама

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X