Район башлыгы Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.
Элек-электән аерым кешенең һәм гаиләнең генә түгел, һәр дәүләтнең иминлеге фидакарь хезмәткә нигезләнгән. 1 Май бәйрәме теләктәшлек, дуслык, бердәмлек һәм хезмәттәшлек төшенчәләренә ихтирамны чагылдыра. Ул төрле һөнәр ияләрен, төрле буын вәкилләрен берләштерә.
Хөрмәтле райондашлар, районыбызны үстерү-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен, сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Безнең уртак хезмәтебез туган ягыбызны тагын да матуррак, яшәү өчен уңайлырак итсен. Язлар яшәү көче бирсен, зур шатлыклар бүләк итсен, яңа казанышларга рухландырсын. Сезгә бәйрәмчә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев